Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында бу минутларда легендар җырчы Илһам Шакиров белән хушлашу уза. Хушлашу 11дә башланып, төштән соң тәмамланачак.
Матәм тантанасында Яр Чаллы мэры Наил Мәһдиев җитәкчелегендәге Чаллы җәмәгатьчелеге вәкилләре дә катнаша.
Бүген даими комиссияләрнең уртак утырышына җыелган Чаллы депутатлары Илһам Шакировны бер минутлык тынлык белән искә алдылар.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Җомга, 18 гыйнвар 2019, 10:45