Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Автозавод районында Бөек Ватан сугышы ветераны, тыл хезмәтчәне – Чебенева Талида Игнатьевна 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Ул Чистай районының Белая Гора авылында күп балалы крестьяннар гаиләсендә туа. Башлангыч мәктәпнең биш сыйныфын тәмамлый. Алга таба белем алу мөмкинлеге булмый, ата-аналарга хуҗалык буенча ярдәм итәргә, гаиләдә кече балаларны карарга кирәк була. 1943 елда колхозга эшкә китә: җәй көне кырда, кышын терлекчелектә эшли. Сугыштан соң 1952 елда Молдавиягә туганнарына кайтып китә, анда бухгалтерлар курсын тәмамлый һәм эшкә урнаша. 1955 елда Чистай районына кайта, бераздан кияүгә чыга. Ире белән Кемерово өлкәсенә күченә. 1963 елда балалары белән бергә Молдавиягә кайта, анда 1995 елга кадәр яши. Талида Игнатьевна Кишинев авыл хуҗалыгы институты каршындагы уку хуҗалыгында хисапчы булып хезмәт куя. 1996 елдан Яр Чаллы шәһәрендә яши башлый.

Ветеранның ике баласы, бер оныгы һәм бер оныкчыгы бар. Талида Чебенева “1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен”, “Хезмәт ветераны” һәм юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

Юбилярны Россия Федерациясе президенты Владимир Путин һәм шәһәр мэры Наил Мәһдиев исеменнән Автозавод районы администрациясе башлыгы Раушан Усманова, Шәһәр Советы депутаты Айрат Зәйнуллин һәм Автозавод районы ветераннар советы рәисе Любовь Ходаковская котлады.

Җомга, 18 гыйнвар 2019, 13:21