Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Республикада юл-транспорт һәлакәтләрендә һәлак булучылар саны кимегән, әмма балалар катнашында аварияләр саны арта. Бу хакта юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча ТР Хөкүмәт комиссиясенең быелгы беренче утырышында хәбәр ителде. Утырыш видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары Шамил Гаффаров рәислегендә узды. Яр Чаллыда бу чарада шәһәр мэры Наил Мәһдиев, Башкарма комитет җитәкчесе Ринат Абдуллин, Яр Чаллы шәһәре буенча Эчке Эшләр идарәсенең ЮХИДИ бүлеге башлыгы Радий Кадиков һәм башка җаваплы затлар катнашты.

2018 елда республикада 4580 юл-транспорт һәлакәте булган, анда 377 кеше үлгән һәм 5651 кеше яраланган. Узган ел белән чагыштырганда һәлакәтләр саны 110 кешегә, һәлак булучылар 49 кешегә һәм тән җәрәхәтләре алучылар – 82 кешегә кимегән. Шамил Гаффаров билгеләп үткәнчә, республикада юл хәрәкәте иминлегенең барлык күрсәткечләре буенча РФ башка субъектлары белән чагыштырганда, уңай нәтиҗәләр күзәтелә: «Бу муниципаль берәмлекләрдә кешеләрнең, комиссия рәисләренең эше нәтиҗәсендә башкарыла. Бу-сезнең җитәкчелектә көн саен эшләүче команданың эше».

Гомумән алганда, Татарстанда 2013 елдан бирле һәлак булучылар саны кимү буенча уңай динамика күзәтелә.  Шул ук вакытта 2018 ел нәтиҗәләре буенча анализ балалар катнашында һәлакәтләрнең, шул исәптән үлем белән тәмамланган очракларның артуын күрсәтте. Республика юлларында 587 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 18 бала һәлак булган һәм 609ы яраланган.

Чәршәмбе, 16 гыйнвар 2019, 16:33