Якшәмбе, 1 сентябрь 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Автокала Эчке эшләр идарәсендә 2018 елда оператив-хезмәт эшчәнлегенә йомгак ясадылар. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, 2018 елда Яр Чаллы гарнизоны югары сыйфатлы эш күрсәтте. Аның эшчәнлегенең төп күрсәткечләр буенча нәтиҗәлелеге 100% тәшкил итте. Киңәшмәдә шәһәр мэры Наил Мәһдиев та катнашты. Ул билгеләп үткәнчә, эш нәтиҗәләре тәэсир калдыра. «Мин ярты миллионлы шәһәр исеменнән җәмәгать тәртибен саклауны тәэмин итүче барлык хезмәткәрләргә рәхмәт белдерәсем килә. Тәртип урнаштыру һәрвакыт авыр. Барысы да үзара бәйләнгән. Тәртипне тәэмин итеп, сез шәһәрнең икътисадый үсешен тәэмин итәсез. Минем уйлавымча, 2019 елда да эшне шундый ук уңай дулкында дәвам итәргә кирәк», - дип билгеләде шәһәр мэры.

Законсыз наркотиклар әйләнешенә каршы көрәш линиясе буенча Чаллы гарнизоны да республикада беренче урында тора. Наркоҗинаятьләр күбрәк ачыкланган – 342, алар буенча 296 кеше тоткарланган. 58 төркемле җинаять һәм оешкан җинаятьчел төркем составында кылынган 21 җинаять тикшерелде.

Яр Чаллыда җинаятьчелек кимү буенча уңай динамика күзәтелә, 2018 елда 5 528 җинаять теркәлгән, бу 2017 ел белән чагыштырганда 340ка кимрәк. Бу соңгы 12 ел эчендә иң түбән күрсәткеч. Җинаятьләрнең яртысыннан артыгы – 3 203. Ачыкланганнары 61,3 процент тәшкил итте. Аңлы рәвештә сәламәтлеккә авыр зыян китерү, һөҗүм итү, көчләү, юл-транспорт һәлакәтләре, шул исәптән кешенең үлеменә китергән хулиганлык кебек авыр җинаятьләр тулысынча ачылды.

Чарада эчке эшләр идарәсенең алдынгы хезмәткәрләренә бүләкләр тапшырылды.

Җомга, 18 гыйнвар 2019, 17:23