Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бөек Ватан сугышы ветераны Зәйнәб Сираҗетдин кызы Гайнетдиновага 90 яшь тулды. Юбилярны Россия Федерациясе президенты Владимир Путин һәм шәһәр мэры Наил Мәһдиев исеменнән Үзәк районы администрациясе башлыгы Искәндәр Галимов котлады. Котлауларга шәһәр Советы депутаты Эдуард Фәттахов та кушылды.

Гайнетдинова Зәйнәб Сираҗетдин кызы Буа районы Старый Студенец авылында туа. Бөек Ватан сугышы елларында һәм пенсиягә чыкканчы ул туган авылы мәктәбендә эшли. 

2014 елда Яр Чаллы шәһәренә күченеп килә. Зәйнәб Сираҗетдин кызы 4 бала тәрбияләп үстергән, 5 оныгы һәм 1 оныкчыгы бар. "1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен" медале, юбилей даталарына медальләр белән бүләкләнгән.

Җомга, 18 гыйнвар 2019, 17:21