Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Комсомол районының «Эврика» шәһәр мәдәният үзәгендә Замелекесье микрорайонында (шәхси сектор) һәм Кызыл Чаллы поселогында яшәүчеләр белән Башкарма комитет җитәкчесе Ринат Абдуллин, Дәүләт Советы депутаты Светлана Захарова, Шәһәр Советы депутаты Сергей Ямашев катнашында очрашу узды.

Комсомол районы администрациясенең 2018 елдагы эшчәнлеге нәтиҗәләре һәм Чаллы халкын алдагы планнар белән Комсомол районы администрациясе башлыгы Александр Кислов таныштырды. Ул билгеләп үткәнчә, Замелекесье микрорайонында узган ел Татарстанның иң яхшы мәктәпләренең берсе ачылды. Объектның бәясе 1 млрд 40 млн сум тәшкил иткән.

2019 елда районда өч балалар бакчасы төзү планлаштырыла: Замелекесье микрорайонының 20-21 комплексында һәм ЗЯБ бистәсенең 14 комплексында. Моннан тыш, 2018 елда республика программасы ярдәмендә өч мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе "икенче сулыш" алды. 2019 елда 3, 15, 43, 63, 84 нче балалар бакчаларында капиталь ремонт планлаштырылган.

Шәһәр Советы депутаты Олег Коробченконың финанс ярдәме белән Комсомол районының 44 нче мәктәп территориясендә дүрт миллион сумлык ясалма өслекле футбол кыры ачылды. 

ГЭС бистәсе территориясендә оператив хәл турында 2 нче "Комсомольский" полиция бүлегенең участок вәкаләтле вәкиле, полиция лейтенанты Рөстәм Сәгыйров сөйләде. Территориаль иҗтимагый үзидарәләр эшчәнлеге турында «Замелекесье шәхси секторы» һәм «Кызыл Чаллы» 2018 ел өчен территориаль иҗтимагый үзидарәләр рәисе Фирдәүс Гаянов хисап тотты. 

Очрашуга йомгак ясап, Башкарма комитет җитәкчесе Ринат Абдуллин 2019 елга планнар белән таныштырды һәм актив тормыш позициясе өчен халыкка рәхмәт белдерде.

Халыктан бирелгән барлык сораулар да алга таба хәл итү өчен беркетмәгә кертелде. Киләсе очрашу 21 гыйнвар көненә 39 нчы мәктәпкә билгеләнде.

Шимбә, 19 гыйнвар 2019, 09:34