Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

“Перспектива” ресурс үзәгендә “Яр Чаллы шәһәренең иң яхшы социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмасы” конкурсында катнашучылар белән эшлекле очрашу узды. Анда ТР Иҗтимагый палатасы рәисе урынбасары Гөлзада Руденко катнашты. Ул республика дәрәҗәсендә иҗтимагый инициативаларга ярдәмнең актуаль формалары турында сөйләде.

Автокаланың икътисад һәм эшмәкәрлеккә ярдәм итү идарәсе башлыгы урынбасары Елена Воронина хәбәр иткәнчә, 2018 елда Чаллыда 49 коммерцияле булмаган оешма милек ярдәме алган, “Перспектива” ресурс үзәге базасында хакимият органнары һәм коммерцияле булмаган оешмалар вәкилләре белән җиде эшлекле очрашу уздырылган.

Очрашу ахырында “Яр Чаллы шәһәренең иң яхшы социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмасы” конкурсында катнашучыларга тантаналы шартларда шәһәрнең иҗтимагый эшчәнлегендә актив катнашкан өчен Башкарма комитетның Мактау грамоталары тапшырылды. Шулай итеп, Александр Бедов (“Штурм” хәрби-патриотик клубы), Илһам Шакиров (“Азира” сукбай хайваннарга ярдәм итү буенча хәйрия фонды), Кристина Хачатурян (“Тормышка хокук” социаль приюты), Оксана Тафеева (“Һөнәри юнәлеш бирү, карьера һәм бизнес төбәк яшьләр үзәге”), Андрей Челноков (“Чаллы шәһәренең сукырлар җәмгыяте”), Юлия Ищюк (“Шәфкатьлелек планетасы”) һәм башкалар бүләкләнде. 

Шимбә, 19 гыйнвар 2019, 10:25