Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

«Эверест» скалодромында шәһәр мәктәпләренең яшь армия отрядлары командалары арасында Ватанны саклаучылар көнен бәйрәм итүгә багышланган  кыяга менү буенча шәһәр беренчелеге узды. Бәйгегә барлыгы 26 гариза кабул ителде, анда 80 кеше катнашты. Ярышларда шәһәрнең: 37, 48, 12, 24, 50 , 32, 1, 11, 5, 53, 33 ,9, 51, 26, 35, 38,  55, 10, 8, 20, 33, 49, 61, 2, 77, 84, 79 уку йортларыннан яшь армиячеләр командалары көч сынашты.

Жюри иң күп трассаларны үтү һәм яшь категорияләре буенча командаларны бәяләде: кече төркемдә – 12-13 яшь, өлкән төркемдә –14-15 яшь. Ярыш нәтиҗәләре буенча кечкенәләр төркемендә беренчелекне 2 нче гимназия, икенче урынны – 50 нче мәктәп, өченче урынны 10 нчы мәктәп һәм 61 нче гимназия командалары яулады. Өлкән төркемдә беренче урынны – 37 нче мәктәп, 79 нчы лицей, икенче урынны - 79 нчы лицей, өченче урынны - 38 һәм 53 нче мәктәпләр алды.

Оештыручылар катнашучыларның уңай кәефләрен билгеләп үтте, яшь армиячеләрнең җитәкчеләренә һәм командаларына актив катнашулары өчен рәхмәт белдерде. Шулай ук ярышлар нәтиҗәләре буенча яшь армиячеләр арасыннан иң көчле спортчылар ачыкланды, кыяга менү буенча ярышларда катнашу өчен Чаллы шәһәренең җыелма командасы төзелде.

Җиңүчеләрне бүләкләү актив утырышында (29, 30, 31 гыйнвар көннәрендә 15:00 сәгатьтә Яр Чаллы шәһәренең «ЮНАРМИЯ» штабында) узачак. Барлык катнашучыларга да электрон дипломнар җибәреләчәк.

Шимбә, 19 гыйнвар 2019, 10:44