Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Чаллыда "Ел укытучысы - 2019" җиңүчесен ачыкладылар. Бу хакта автокала Башкарма комитетының Мәгариф һәм яшьләр белән эшләү идарәсе башлыгы Винер Харисов хәбәр итте.

"Чаллы шәһәре ел укытучысы – 2019" һөнәри осталык бәйгесе Автокалада инде19нчы тапкыр оештырыла.

Беренче тур шәһәрнең барлык белем бирү учреждениеләрендә үтте. Икенче турның читтән торып уздырылган этабында җиңүгә дәгъва кылучылар инша язарга һәм видеодәрес үткәрергә тиеш иде. Анда 66 мәктәп һәм көллияттән 83 педагог катнашты. Икенче турның икенче этабында 25 мөгаллим дәрес, дәрестән тыш чаралар, мастер-класс уздырды һәм цифрлы белем бирү ресурсын тәкъдим итте. Нәтиҗәдә, 11 укытучы финалга чыкты.

Финал нәтиҗәләре буенча 77нче мәктәпнең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Светлана Владык – беренче, 76нчы гимназиянең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Анна Мифтахова – икенче, 56нчы мәктәпнең инглиз теле укытучысы Элла Юдина өченче урынга лаек булды.

Февраль аенда "Ел укытучысы – 2019" республика бәйгесенең зона этабы узачак. Анда Чаллының сигез педагогы катнаша.

 https://tatar-inform.tatar/

Шимбә, 19 гыйнвар 2019, 11:30