Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасары Флера Андреева һәм ТР премьер-министры ярдәмчесе Дәүфит Хәмәдишин 50 нче мәктәптә 31 комплекста яшәүчеләр белән очрашу уздырдылар.

Очрашу башланганчы микрорайон халкы өчен консультация пунктлары оештырылды, анда һәркем үзен борчыган сорауларны Пенсия фонды, социаль хезмәт, шәһәр исәп-хисап үзәге, идарәче компания һәм участок уполномоченныйларына бирә алды.

Чарада башкарылган эшләр турында докладлар белән Үзәк районы администрациясе башлыгы Искәндәр Галимов, «31 комплекс» территориаль иҗтимагый үзидарәсе рәисе Зоя Пиванова, 4 нче «Электротехнический» полиция бүлегенең өлкән участок уполномоченные, полиция майоры Ленар Имаметдинов чыгыш ясады.

Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасары Флера Андреева билгеләп үткәнчә, автокалада соңгы дистә елда КАМАЗ өчен иң эре объект-каркас кабиналар заводы гамәлгә ашырыла. 2018 елның өченче кварталында технологик җиһазларны монтажлау тәмамланды. 2019 елның апрелендә яңа завод эшләтеп җибәреләчәк һәм серия производствосы старт алачак, ә 2019 елның декабрендә «КАМАЗ» 50 еллыгын билгеләп үтәчәк.

Очрашу ахырында премьер-министр ярдәмчесе Дәүфит Хәмәдишин чаллылыларга Татарстан Республикасының күп кенә федераль программаларда катнашуы турында сөйләде. Үсешнең төп юнәлешләре булып куркынычсыз юл хәрәкәте, мәгариф, сәламәтлек саклау, торак мәсьәләләре тора.

Очрашу вакытында халыктан кергән барлык мөрәҗәгатьләр протоколга кертелде.

Шимбә, 19 гыйнвар 2019, 12:33