Чәршәмбе, 17 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

2018 елда Яр Чаллыда муниципаль бюджет һәм бюджеттан тыш чыганаклардан өч млрд сумнан артык сатып алулар уздырылган. Бюджет акчаларын экономияләү 167 миллион сум тәшкил иткән. Бу хакта бүген “эшлекле дүшәмбе” вакытында Башкарма комитетның муниципаль заказ бүлеге башлыгы Азамат Вильданов сөйләде.

Мондый икътисадый нәтиҗәгә, электрон аукционнар үткәрү хисабына ирешелде, алар сатып алуның максималь ачыклыгын тәэмин итә. Шул ук вакытта заказларны урнаштыру күләменең яртысыннан артыгы электрон аукцион үткәрү юлы белән башкарылды.

"2018 елда өстәмә акчалар мәгариф учреждениеләрен капиталь һәм агымдагы ремонтлау 107 млн сум күләмендә социаль әһәмиятле мәсьәләләрне хәл итүгә, 26 млн сум күләмендә җир асты кичүләрен капиталь ремонтлауга, 40 млн сум күләмендә юлларны карап тотуга һәм агымдагы ремонтлауга, 35 млн сум башка социаль әһәмияткә ия чыгымнарга юнәлдерелде”, - дип билгеләп үтте спикер.

2018 елда муниципаль заказ бүлеге тарафыннан 2441 электрон аукцион үткәрелде. Азамат Вильданов сүзләренә караганда, соңгы биш елда аларның күләме өч тапкырдан артып киткән.

Сәүдә нәтиҗәләре буенча төзелгән контрактларның төп өлеше, нәкъ менә 85% тан артыгы,  җирле Чаллы тәэминатчылары һәм җитештерүчеләре белән төзелгән. Татарстан, шул исәптән безнең шәһәр тәэминатчыларының һәм җитештерүчеләренең катнашуы 100% тәшкил итә.

"Кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм итү Россия Федерациясе милли сәясәтенең мөһим элементы гына түгел, ә төбәк икътисады үсешенең этәргеч көче дә булып тора. 2018 елда шәһәр заказчылары кече һәм урта бизнес субъектларыннан 2 млрд 159 млн сумлык сатып алуны гамәлгә ашырганнар, бу урнаштырылган заказның гомуми күләменнән 76% тәшкил итә», – диде Вильданов.

Чыгыш ахырында докладчы, 2019 елның гыйнварыннан барлык сатып алуларны заказчылар да электрон формада үткәрергә тиеш булачак, дип билгеләп үтте.

"Үз продукциясен сата һәм катнаша алырлык предприятиеләр өчен резервлар, беренче чиратта, мин Чаллы предприятиеләре турында сөйлим. Җитештерелгән продукциянең сыйфаты Яр Чаллы шәһәрендә начар түгел дип уйлыйм – Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының иң эре сәнәгать үзәкләренең берсе. Шуңа күрә шәһәр предприятиеләре өчен сүз шул  – катнашыгыз, ярышыгыз, продукция белән тәэмин итегез, моңа беркем дә комачауламый", – диде шәһәр мэры Наил Мәһдиев, чыгышны шәрехләп.

Моннан тыш, шәһәр башлыгы электрон сатып алулар – коррупциягә каршы торуның яхшы коралы, дип билгеләде. 

Дүшәмбе, 21 гыйнвар 2019, 09:37