Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

«Дакар-2019» ралли-марафонында 16 тапкыр җиңүче «КАМАЗ-мастер» командасын бүген төнлә «Бигеш» аэропортында каршы алдылар. Команданы сәламләргә Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина, Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев, шәһәр мэры Наил Мәһдиев, «КАМАЗ» ГАҖ генераль директорының беренче урынбасары, башкарма директоры Юрий Герасимов, «КАМАЗ» ГАҖ хезмәткәрләре профсоюз оешмасы рәисе Александр Васильев, шулай ук туганнары һәм җанатарлар килгән иде.

Әлфия Когогина билгеләп үткәнчә, легендар команданы җиңүләре белән иң беренчеләрдән булып Россия Президенты Владимир Путин котлады. «Сезне атаклы «Дакар»да триумфаль чыгышыгыз белән котлыйм. Безнең йөк машиналары классында экипажыбыз традиция буенча әлеге абруйлы һәм дәрәҗәле раллиның лидерлары булып санала. Көчле көндәшләр бер урында гына тормый. Шуңа да карамастан, сез җиңү планкасын саклап калдыгыз, елдан-ел ихтыярның ныклыгын һәм характерның өстенлеген исбатлыйсыз. Атказанган чемпионлык «КАМАЗ-мастер» командасының киеренке һәм җайга салынган эше – штурман, пилотлар, техникларга күпсанлы җанатарларның ярдәм итүе нәтиҗәсе булды. Һәм, әлбәттә, бу уңыш – аеруча әһәмиятле, ул КАМАЗ заводының 50 еллыгы уңаеннан символик бүләк»,- дип,  Әлфия Когогина рәсми телеграмманы укыды.

«Мин әлеге авыр һәм күптән көтелгән җиңүне безнең ил һәм республика янчыгына Чаллылылар китерүе белән горурланам.  Кама ярларыннан булган бу егетләр көч-куәтләрен, какшамас ихтыярларын күрсәттеләр. Безгә бөтен командабызны туган җиребездә каршы алу бик күңелле», - дип, спортчыларны шәһәр мэры Наил Мәһдиев сәламләде. – Рәхмәт сезгә. Без сезнең белән горурланабыз, без сезне яратабыз һәм хөрмәт итәбез. Сез - безнең геройларбыз. Шундый булып калыгыз, алга таба да уңышлар сезгә!».

Ралли марафон Перуда 6-17 гыйнварда узды. «Дакар-2019» стартына 61 илдән 334 спорт экипажы чыкты, шул исәптән 41 спорт йөк машинасы.

Мәскәү аэропортында легендар команданы ничек каршы алулары турында «Беренче канал» сюжетында карагыз.


Дүшәмбе, 21 гыйнвар 2019, 12:03