Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда 324 җир участогы хокук билгеләүче документларсыз кулланыла. Бу хакта «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә шәһәрнең җир һәм мөлкәти мөнәсәбәтләр идарәсе башлыгы Ленар Гыйззәтуллин хәбәр итте. Әлеге хокук бозулар нәтиҗәсендә шәһәр казнасына 130 млн сумнан артык акча керми калган.

Шәһәр мэры Наил Мәһдиев Башкарма комитетка җир участогын закон бозу юлы белән алу фактлары буенча дәгъва эшен дәвам итәргә кушты: «Шәһәрдә мондый нәрсәләр барында нинди тәртип булсын.  Бу бит руль артына транспорт чарасына идарә итү хокукыннан башка утыру белән бер. Болай булырга тиеш түгел. Аренда түләвеннән качу өчен төрле схемалар уйлап табалар. Әйтик, 2017 елда безгә «Сәүдә кварталы» сәүдә бинасы түгел, ә эшлекле үзәк булуын исбатладылар. Ә без хаклы булуыбызны суд аша исбатладык һәм шәһәр бюджетына өстәмә рәвештә 70 млн сумнан артык акча керүенә ирештек. Безнең бюджет өлкәсен финанслау чараларын үткәрү өчен 130 млн сум - бик әйбәт акча. Әгәр физик яки юридик затлар нормаль мөнәсәбәтләрне аңламаса, башта кисәтәбез, аннары инде суд юлы гына кала. Монда башкача була алмый. Берәү дә кече һәм урта бизнесны кысрыкламый. Документлар тәртиптә булырга тиеш».

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, 2018 елда җир һәм мөлкәти мөнәсәбәтләр идарәсе эшчәнлеге нәтиҗәсендә шәһәр бюджетына 886,8 млн сум акча кергән, план күрсәткечләре 824,2 млн сум иде.

Дүшәмбе, 21 гыйнвар 2019, 09:09