Бүген "эшлекле дүшәмбе" киңәшмәсендә шәһәр мэры Наил Мәһдиев Татарстан Республикасы буенча Россия Табигать күзәтчелеге идарәсенең дәүләт җир күзәтчелеге, су объектларын файдалану һәм саклау өлкәсендә күзәтчелек бүлеге башлыгының яңа урынбасары белән таныштырды. Бу вазыйфага Марат Гыйрфанов билгеләнде.
Марат Гыйрфанов моңа кадәр Чаллыда Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсенең территориаль бүлеге башлыгы урынбасары вазыйфасын башкара иде.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Дүшәмбе, 21 гыйнвар 2019, 10:12