28 гыйнварда Яр Чаллы пенсионерлары арасында Ватанны саклаучылар көненә багышланган шахмат буенча шәһәр темпо-турнирлары старт ала. Ярышлар «Этюд» балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә өч атна дәвамында дүшәмбе, чәршәмбе һәм җомга көннәрендә 14:00 сәгатьтә узачак.
Катнашу өчен пенсия таныклыгын күрсәтү сорала. Турнир ике этапта узачак: 15 тактада классик шахмат һәм 14 тактада тиз шахмат буенча турнирлар. Җиңүчеләрне бүләкләр һәм призлар көтә.
Чара Пенсия фонды Идарәсе, «Россия Пенсионерлар берлеге» бөтенроссия иҗтимагый оешмасының җирле бүлекчәсе, «Этюд» балалар-яшүсмерләр мәктәбе һәм «Ока» Сәүдә йорты ҖЧҖ эгидасы астында үткәрелә.
Белешмә өчен телефон: 8-937-594-06-91.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Сишәмбе, 22 гыйнвар 2019, 15:25