Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Россия Федерациясе президенты Владимир Путин, шәһәр мэры Наил Мәһдиев, Үзәк районы администрациясе башлыгы Искәндәр Галимов исеменнән Бөек Ватан сугышы ветераны Ганиева Бәдәр Имаметдин кызы юбилее белән котлаулар кабул итте. Котлауларга ТИҮ рәисе Зоя Пиванова да кушылды.

Минзәлә районы Иске Иркәнәш авылында туган Ганиева Бәдәр Имаметдин кызына 95 яшь тулды. Бөек Ватан сугышы елларында Бәдәр Имаметдин кызы колхозда эшли. Сугыштан соң, лаеклы ялга чыкканчыга кадәр ул Минзәлә районының Иске Матвеевка авылы кибетендә сатучы булып хезмәт куя.

1986 елда Яр Чаллы шәһәренә күчеп килә. Бәдәр Имаметдин кызы биш бала тәрбияләп үстергән, биш оныгы һәм тугыз оныкчыгы бар.

"1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен” медале, юбилей даталарына медальләр белән бүләкләнгән. 

Сишәмбе, 22 гыйнвар 2019, 10:23