Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

22 нче мәктәптә 17, 18 комплекс халкы белән очрашу шәһәр мэры урынбасары Флера Андреева, Дәүләт Советы депутаты Илдар Шамилов, Шәһәр Советы депутаты Эдуард Фәттахов катнашында үтте.

2018 елда Үзәк районы инфраструктурасы үсеше турында администрация башлыгы Искәндәр Галимов сөйләде. Ул билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта 19 нчы комплекс төзелеше бара. Тынычлык проспекты һәм мэрия бинасы янында Хәсән Туфан проспектын төзекләндерү эшләре, күпер юлларын ремонтлау өчен шәһәр бюджетыннан 26 миллион сум акча бүлеп бирелде. Вахитов проспектындагы күпер ачылды. Күпергә брусчатка җәелгән, яктырткыч баганалар, эскәмияләр, чүп урналары урнаштырылган.

Дәүләт Советы депутаты Илдар Шамилов үз чыгышында Татарстан Республикасының икътисад күрсәткечләре буенча гадәттәгечә лидерлар рәтендә булуын билгеләп үтте. Шулай ук быел КАМАЗ киләчәк электробусларның перспективалы техникасын эшләүгә алынуын әйтте.

Территориаль иҗтимагый үзидарә рәисләре Владимир Ртищев, Светлана Гурлева 2018 елдагы эшчәнлекләре турында хисап тотты.

Хезмәт күрсәтелә торган территориядә оператив хәл турында 3 нче «Үзәк» полиция бүлегенең участок уполномоченные, полиция капитаны Сергей Реутов сөйләде.

Очрашу ахырында Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасары Флера Андреева 2017/2018 уку елында эш нәтиҗәләре буенча Яр Чаллы шәһәренең мәгариф системасы республика буенча призлы урыннар алып тора, дип билгеләп үтте. 100 балл алган укучылар саны 24тән 33кә кадәр арткан. Биш мәктәп (26,57,76,77,78) Татарстан Республикасының иң яхшы 10 гомуми белем бирү оешмасы рейтингына кергән.

Сишәмбе, 22 гыйнвар 2019, 13:44