Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Соңгы елларда Яр Чаллы шәһәрендә тышкы яктыртуны төзекләндерүгә зур игътибар бирелә. Тышкы яктырту өлкәсендә федераль һәм республика программаларын гамәлгә ашыру кысаларында эре объектлар төзелә. Башкарма комитетның шәһәр хуҗалыгы һәм халык яшәешен тәэмин итү идарәсенең энергетика бүлеге башлыгы Фидарис Хәбибуллин билгеләп үткәнчә, 2018 елда «Куркынычсыз һәм сыйфатлы юллар» программасы ярдәмендә Җиңүнең 40 еллыгы урамы буенча автомобиль юлы реконструкцияләнде, аның барышында тышкы яктырту тулысынча алмаштырылды. 551 яктылык багансы урнаштырылды һәм 693 светодиод яктырткыч монтажланды. Моннан тыш, Һади Такташ урамы буенча Комаров урамыннан Сарман трактына кадәр, Татарстан урамынында төзекләндерү кысаларында тышкы яктырткычлар тулысынча яңартылды. Техническая урамында яктырту җиһазлары барлыкка килде.

«Урам-юл челтәрләрен ремонтлау» программасы кысаларында Марат Йосыпов урамыннан Халыклар дуслыгы проспектына кадәр Раскольников урамы буенча тышкы яктырту алмаштырылды. Урам-юл челтәрләрен ремонтлау, квартал эчендәге юлларны һәм гомуми белем бирү учреждениеләре, сәламәтлек саклау учреждениеләре янындагы урамнарны яктырту буенча эшләр дәвам иттерелде.

«ТР торак пунктларында тышкы яктыртуны торгызу» республика программасы 4-5 ел дәвамында тормышка ашырыла. Соңгы өч елда шәһәр әлеге программа буенча 66 млн сум алган, аны гамәлгә ашыру кысаларында Чаллыда өч меңнән артык светодиод яктырткыч монтажланган. ЗЯБ бистәсенең шәхси секторындагы торак районнарында, Сидоровка, Суар, Рябинушка, Орловка торак районнарында яңа яктырткычлар булдырылды.

Спикер билгеләп үткәнчә, 2019 елга «Куркынычсыз һәм сыйфатлы юллар» федераль программасы буенча Тынычлык проспектын, Яр Чаллы, Муса Җәлил проспектын һәм Әлмәт трактын капиталь ремонтлау планлаштырыла. Эш барышында яктырткычларны алыштыру һәм яңа челтәрләр төзү каралган. «Урам-юл челтәрләрен ремонтлау» республика программасы буенча Иске Сарман урамын капиталь ремонтлау планлаштырыла, бу БСИ районының М7 трассасыннан Дорожная урамына керү юлы. Биредә яңа тышкы яктырткычлар урнаштыру планлаштырыла. 

Чәршәмбе, 23 гыйнвар 2019, 10:58