Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

2019 елның 1 гыйнварыннан юл йөрү өчен айлык акчалата түләү билгеләү тәртибе үзгәрде. Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының социаль яклау идарәсе башлыгы урынбасары Ирина Скрябина хәбәр иткәнчә, әлеге түләүләр ихтыяҗ критерийлары нигезендә билгеләнә. «Быел әлеге критерийлар бераз үзгәрде. Әгәр пенсионерның уртача айлык кереме 20 000 сумнан ким булса, айлык акчалата түләүләре 486 сум күләмендә түләнәчәк», - дип билгеләп үтте ул.

Әгәр пенсионерның уртача айлык кереме 20 001 сумнан 25 000 сумга кадәр булса, аның айлык акчалата түләүләре 180 сум тәшкил итәчәк. «Пенсионерларның билгеләнеше автомат режимда бара, шулай ук алар мөстәкыйль рәвештә мөрәҗәгать итә алалар», – дип аңлатты Ирина Скрябина.

Матбугат конференциясеннән турыдан-туры трансляция видеоязмасын сез «Вконтакте» шәһәр администрациясе төркемендә карый аласыз.

Чәршәмбе, 23 гыйнвар 2019, 10:42