Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Кадастр палатасы 10га якын яңа хезмәт күрсәтә башлады. Хәзер региональ кадастр палатасына теләсә кем күчемсез милек белән эш иткәндә килешүләр төзүдә, төзелешнең башлануы яки төгәлләнүе турында хәбәр биргәндә, судка дәгъва белән мөрәҗәгать иткәндә, шул исәптән реестр хатасын, үз белдеге белән төзү хокукларын, межалау нәтиҗәләренең дөрес булмавын, күчемсез милек объектларына милек хокукын һәм башкаларны танырга кирәк булганда ярдәм сорап мөрәҗәгать итә ала.

Моннан тыш, чаллылылар күчемсез милек реестрыннан мәгълүматларны турыдан-туры өйләренә яки алар өчен уңайлы урынга заказ бирә ала. Палата белгечләрен шулай ук үз участогыңа да чакырырга мөмкин. Бигрәк тә бу процедура җир сатып алган вакытта мөһим.

Әгәр күчемсез милек хуҗасы аны рәсмиләштерүгә әзерләнә икән, аның кадастр инженеры тарафыннан алдан әзерләнгән документларны, мөмкин булган хаталар нәтиҗәсендә кадастр исәбенә теркәүдән баш тартуны чикләү өчен,  учреждение белгечләренә тикшертергә бирү мөмкинлеге бар.

Вакытларын саклап калырга теләп электрон хезмәтләрдән файдаланучы гражданнар өчен ТР буенча Кадастр палатасында цифрлы имза алу үзәге ачылган.

Әлеге һәм башка хезмәтләрне алу ысулларына, аларны бирү вакытына кагылышлы барлык сорауларны учреждение белгечләренә 25 гыйнвар көнне 9:00дән 13:00 сәгатькә кадәр 8(843)514-90-77 телефоны буенча (өстәмә 2009) бирергә мөмкин.

Чәршәмбе, 23 гыйнвар 2019, 13:14