Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

2018 елда Татарстан таможнясы 13 млн 976 мең сумлык 289 мең 243 берәмлек контрафакт продукция ачыклаган. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстан таможнясы башлыгы, таможня хезмәте генерал-майоры Альберт Мәүликов хәбәр итте.

Әйтик, узган ел Татарстанга миллион тоннадан артык төрле товар кертелгән һәм өч мең ярым тоннадан артык чыгарылган. Унбиш җинаять эше кузгатылган. Контрафакт продукция арасында клеенка, конфетлар, дару чаралары, тәмәке продукциясе, кием – салым, аяк киеме һәм башка товарлар бар.

2018 елда Татарстан таможнясының тышкы сәүдә әйләнеше 2017 ел белән чагыштырганда 14% ка артты һәм Идел буе электрон таможнясын да исәпкә алып 4 млрд 924 млн 310 мең АКШ доллары тәшкил итте. Шулай ук Альберт Мәүликов билгеләп үткәнчә, Татарстан таможнясы коллективы ел нәтиҗәләре буенча Идел буе федераль округында иң яхшысы дип танылган.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, 26 гыйнварда таможня хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен – Халыкара таможня хезмәткәре көнен билгеләп үтә.

Сишәмбе, 22 гыйнвар 2019, 11:09