Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

«Студентлар десанты» операциясе кысаларында Яр Чаллы полиция гарнизоны вәкилләре ТИСБИ студентлары һәм укытучылар коллективы белән очраштылар. «Студентлар десанты» ел саен үткәрелүче акция, аның барышында студентлар полиция эше белән танышты һәм эчке эшләр органнарында хезмәт итү мөмкинлеген карады.

Студентлар алдында чыгыш ясап, Россия Эчке эшләр министрлыгының Чаллы шәһәре буенча идарәсенең шәхси составы белән эшләү бүлеге башлыгы Шамил Әхсанов полиция гарнизоны сафында хезмәт итүче югары уку йортында белем алучыларның фамилияләрен атады, шулай ук эчке эшләр органнары хезмәткәрләренә күрсәтелә торган таләпләр, хезмәт хакы, полиция эшчәнлеген җайга сала торган законнар, буш вакансияләр, хезмәткә урнашканда кирәкле документлар турында сөйләде.

Очрашуга нәтиҗә ясап, «ТИСБИ» Идарә университетының Яр Чаллы филиалы директоры Рәис Нәҗипов хокук саклау органнарына рәхмәт йөзеннән истәлекле сувенирлар тапшырды.

Чәршәмбе, 23 гыйнвар 2019, 16:01