Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Комсомол районының 15 нче комплексында һәм Рябинушка бистәсендә яшәүчеләр белән чираттагы очрашу булып узды, анда Башкарма комитет җитәкчесе Ринат Абдуллин, шәһәр прокуроры Дмитрий Ерпелев, Эчке эшләр идарәсе башлыгы Надир Закиров катнашты. Очрашу башланганчы фойеда төрле структур бүлекчәләр: идарәче компанияләр, социаль яклау, пенсия фонды, шәһәр исәп-хисап үзәге белгечләре тарафыннан кабул итү оештырылды.

Очрашуны район администрациясе башлыгы Александр Кислов ачты. Ул катнашучыларны узган елда башкарылган эшләр һәм алдагы планнар белән таныштырды.  Әйтик, 2018 елда "Жилкомсервис" идарәче компаниясе ярдәме белән ЗЯБ бистәсенең 15 нче комплексында шәһәрнең "Тридевятое царство" скверы төзекләндерелде. Биредә яңартылган балалар мәйданчыклары, әкият геройларыннан чәчәк түтәлләре һәм скульптуралары барлыкка килде. Сквер җирле халыкның яраткан ял итү урынына әверелде. Александр Кислов истәлекле датага - КАМАЗның 50 еллыгына аерым игътибар бирде. Ул билгеләп үткәнчә, район халкының төп өлеше – шәһәрне һәм КАМАЗ заводын төзегән, ул грандиоз төзелешкә беренче нигез ташы салган.

Идарәче компания эше турында "Жилкомсервис" ПКФ ҖЧҖ генераль директоры Ольга Тарнаева сөйләде. ЗЯБ һәм Рябинушка бистәсе территорияләрендәге оператив хәл турында "Комсомольский" полиция бүлегенең участок уполномоченныйлары башлыгы урынбасары Ренат Гайнанов хисап тотты.

Шәһәр җитәкчелеге халык белән аралашуны җайга салуга ярдәм итүче һәм урыннарда күп кенә мәсьәләләрне хәл итәргә мөмкинлек бирә торган очрашуларның нәтиҗәле булуын билгеләп үтә. Шунысын да әйтергә кирәк, биредә яшәүчеләр транспорт маршруты, тротуарларны ремонтлау, мәктәп территориясендә спорт мәйданчыгы булдыру, якшәмбе көнне ярминкәләр оештыру, алкоголь продукциясен законсыз сату мәсьәләләренә кагылдылар.

Барлык сорауларга да җаваплар бирелде, ә хәл ителергә тиешле проблемалар район администрациясе башлыгы контроленә алынды.

Халык белән чираттагы очрашу 7 нче мәктәптә узачак.

Пәнҗешәмбе, 24 гыйнвар 2019, 08:16