Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Автозавод районында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны, тыл хезмәтчәне – Анна Григорьевна Иванова 90 яшьлек юбилеен каршылый. Юбилярны РФ президенты Владимир Путин һәм шәһәр мэры Наил Мәһдиев исеменнән Автозавод районы администрациясе башлыгы урынбасары Елена Әлмөхәммәтова, «Уютный» территориаль иҗтимагый үзидарәсе рәисе Марина Җәләлиева һәм 26 комплексның ветераннар советы рәисе Зәрия Ситдыйкова котладылар.

Анна Григорьевна Оренбург өлкәсенең Грачевский районы Яшкино станциясендә күп балалы крестьян гаиләсендә туа. Шунда ук туган ягында 10 сыйныфны тәмамлый. Педагогия училищесын тәмамлаганнан соң, яшь башлангыч сыйныф укытучысы Көньяк Казахстан өлкәсенең Җувалы районы Любимовка авылына җибәрелә. Сугыш вакытында колхозда ярдәмче эшләрдә, басуда эшли. 1949 елда кияүгә чыга. Хәзерге вакытта өч баласы, сигез оныгы, 20 оныкчыгы бар. Яр Чаллыда 1991 елдан бирле кызы гаиләсендә яши.

«1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен», «Хезмәт ветераны» медальләре һәм юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

Пәнҗешәмбе, 24 гыйнвар 2019, 09:46