Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

11 мартта 14:00 сәгатьтә мэриянең 400 нче залында 2018 елда Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге бюджеты үтәлеше турындагы хисап проекты буенча гавами тыңлаулар булачак. Шәһәр Советы депутатлары шәһәр Советының XXIX утырышында әлеге датаны расладылар.

Шәһәр мэры Наил Мәһдиев җәмәгатьчелеккә бюджет үтәлеше турында җентекләп сөйләргә кушты: «2018 ел бюджетында профицит ни хисабына барлыкка килә, безнең төп бюджетны барлыкка китерүче предприятиеләр ничек эшли? Халык шәһәр икътисадының нинди шартларда эшләвен һәм аның бюджетын кем тулыландыруын белергә тиеш. Кече бизнес предприятиеләре шәһәр казнасын ничек тулыландырып торуын сөйләү мөһим. Бездә шәһәр, республика һәм федераль бюджет буенча план билгеләнешен арттырып үтәү күзәтелә. Без донор шәһәр булып калабыз», - дип ассызыклады мэр.

Чәршәмбе, 30 гыйнвар 2019, 16:27