Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яшьләр сәясәте өлкәсендәге белгечләр шәһәрнең Башкарма комитетында практика узачак. Алар – яшьләр сәясәте активистлары Рәзил Кашапов, Басыйр Ганиев һәм Дмитрий Колесников. Егетләр -  «Югарыга!» яшьләр кадрлар резервын формалаштыруга юнәлдерелгән республика конкурсы финалистлары. Катнашучыларны Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов һәм Татарстан Республикасы Яшьләр хөкүмәте рәисе Алла Абросимова сәламләде.

"Яшьләргә юл ачарга кирәк. Эшләргә һәм үзләрен күрсәтергә теләгән яшьләр бар. Аларга мөмкинлек бирергә кирәк", - диде Рамил Хәлимов.

Активистлар мәгълүмати сәясәт һәм җәмәгатьчелек белән элемтә идарәсендә, физкультура һәм спорт идарәсендә, шулай ук балигъ булмаганнар белән эшләү буенча комиссиядә эшләячәк. Стажировка вакытында алар үзләре сайлаган идарә эшчәнлеген өйрәнергә тиеш булачак. Шуның нәтиҗәләре буенча чаллылылар Татарстан Республикасы Яшьләр хөкүмәте составына керәчәк.

Пәнҗешәмбе, 24 гыйнвар 2019, 12:05