Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда Шәһәр Советының XXIX утырышында урам, шәһәр җәмәгать транспортының тукталыш пункты исемнәрен бирү һәм тукталыш пунктлары исемнәрен үзгәртү мәсьәләсе каралды. Доклад белән шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов чыгыш ясады. Аның сүзләренә караганда, гражданнарның мөрәҗәгатен исәпкә алып, топонимика буенча комиссия 70А микрорайонының Нурми Шәрипов урамыннан алып, шәһәрнең чик сызыгына кадәр «Завидная урамы» исемен бирергә тәкъдим итә.

Гостев урамындагы «Эврика» шәһәр мәдәни үзәге янындагы шәһәр җәмәгать транспортының тукталыш пунктына «Аэродромная» исеме бирергә тәкъдим иттеләр. “Шәһәр җәмәгать транспортының тукталыш пунктларын: Автозавод проспекты буенча “Спортманеж” тукталышына “Цветочный бульвар" исеме, Муса Җәлил проспекты һәм Батенчук урамы буенча "Студенческая  урамы"н “Студенческая”га үзгәртергә”, – дип тәкъдим итте спикер.

Депутатлар комиссия карарын бертавыштан хупладылар.

Пәнҗешәмбе, 24 гыйнвар 2019, 11:19