Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Автокала студентларын «Студентлар миссы һәм мистеры – 2019» конкурсының сайлап алу турына чакыралар

15 февральдә «Студентлар миссы һәм мистеры – 2019» матурлык һәм таланты шәһәр студентлар конкурсының сайлап алу туры узачак. Конкурс тышкы матурлык иҗади талант белән кушылган, белем алуны, студентлар иҗтимагый эшчәнлеге белән бертигез алып баручы актив студентларны ачыклауга юнәлдерелгән. Катнашучыларны сайлап алу 15:00 сәгатьтә «Нур» яшьләр үзәгендә узачак. Конкурсантларның яше 16дан 22гә кадәр. Сайлап алу турында катнашу өчен аларга визитка, үзләре турында презентация әзерләргә кирәк. Конкурсантны студентлар иҗтимагый эшчәнлеген чагылдырып иҗади формада тәкъдим итү (ике минуттан да артмаска тиеш), иҗади номер (өч минуттан артмаска тиеш).  Тулырак мәгълүматны https://vk.com/gsschelny, https://vk.com/mcnur әлеге төркемнәрдә күрсәтелгән конкурс нигезнамәсендә табарга була.

Дүшәмбе, 11 февраль 2019, 08:02