Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген Шәһәр Советы депутаты Николай Атласов чираттагы сессиядә каты көнкүреш калдыкларын эшкәртү һәм сортировкалау мәсьәләсен күтәрде. Ул катнашучыларга 2019 елның 1 гыйнварыннан Татарстанда калдыклар белән эш итүнең яңа системасы кертелгәнен искәртте.

«Калдыклар белән эш итү системасын башлаган реформаның җитди максатлары бар. Тармакта тәртип урнаштырырга, калдыкларны тулы күләмдә җыюны һәм эшкәртүне җайга салырга кирәк. Моның өчен акрынлап полигон күмү тәҗрибәсен киметергә һәм калдыкларны аерым җыюны кертергә кирәк», - дип сөйләде Николай Атласов.

Бүген теләсә кайсы муниципаль берәмлек тормышында чүп җыю, каты көнкүреш калдыкларын утильләштерү мәсьәләсе-беренче номерлы мәсьәлә, дип билгеләп үтте шәһәр мэры Наил Мәһдиев, докладчы сүзләренә өстәп.

«Тема шактый катлаулы, без төбәк операторы белән алай килешмәдек. Без каты коммуналь калдыкларны эшкәртү, сортировкалау өлкәсендә эшләүче предприятиеләр һәм кече бизнес эшләячәк дип, республика җитәкчелеге дәрәҗәсендә килештек. Төбәк операторының нинди булуына карамастан. Әйдәгез, киләсе атнада төбәк операторын бирегә чакырыйк. Без күләме буенча Казаннан соң икенче шәһәр. Бездә миллионга якын каты коммуналь калдык бар. Үзебезнең уңай тәҗрибәбезне исәпкә алып, аз гына булса да, гамәлдәге законнар кысаларында эш корырга кирәк», - диде мэр.

Пәнҗешәмбе, 24 гыйнвар 2019, 12:21