Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

25 нче мәктәптә 1,3 комплекс халкы белән очрашу узды, анда Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев, Дәүләт Советы депутатлары Илдар Шамилов, шәһәр Советы депутатлары Олег Коробченко, Әбделхак Батюшов катнашты. 

Район администрциясе башлыгы Искәндәр Галимов Үзәк районы инфраструктурасы үсеше һәм 2018 елда хакимият эшчәнлеге нәтиҗәләре турында мәгълүмат бирде. Ул билгеләп үткәнчә, узган ел социаль-әһәмиятле объектларга капиталь ремонт ясалган. Әлеге комплексларда Яр Чаллы наркология диспансеры, «3нче шәһәр сырхауханәсе» (хатын-кызлар консультациясе), Яр Чаллы картиналар галереясе ремонтланды. 2018 елда башланган «Нур» яшьләр үзәген төзекләндерү быел дәвам итәчәк. Шулай ук «Алый парус» яшүсмерләр-яшьләр клубына капиталь ремонт ясау планлаштырылган. 

Очрашу ахырында Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев 2018 елда 113 күп фатирлы йорт ремонтланды, 1,3 млрд сумлык 345 эш башкарылды, дип билгеләп үтте. Быел 65 комплекста мәктәп, 6 балалар бакчасы төзү, шулай ук Тынычлык проспектын, Ш. Усманов урамын ремонтлау планлаштырыла. Очрашу тәмамланганнан соң, халыктан кергән сораулар алга таба хәл итү өчен беркетмәгә кертелде.

Пәнҗешәмбе, 24 гыйнвар 2019, 13:24