Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Шәһәр мэры Наил Мәһдиев Ленинград блокадасын кичергән чаллылылар белән очрашты. Шәһәр башлыгы Бөек Ватан сугышы ветераннарына «Ленинградны фашистлар блокадасыннан тулысынча азат итүгә 75 ел тулу уңаеннан» истәлек билгеләре тапшырды.

«Мин үзем Ленинградта укыдым, берничә тапкыр Пискарев зиратында булдым. Санкт-Петербургта Бөек Ватан сугышының барлык авырлыклары аша узган кешеләрнең аерым рухы саклана. Рус, татар телләрендә дә, дөньяның башка телләрендә дә бу фаҗиганы күпмилләтле халкыбыз тапшыра алырлык сүзләр юк. Бүген без ата-бабаларыбызның батырлыгын онытмавыбыз турында тагын бер кат әйтергә телибез. Безнең һәм киләчәк буын шәһәр халкының бу бөек батырлыгын Нева да хәтерләячәк», - диде мэр.

Хәзерге вакытта Чаллыда Ленинград блокадасын кичергән 13 ветеран яши. Алар барысы да «Блокадада калган Ленинградта яшәүче» истәлек билгесе белән бүләкләнде. Иң олысы Әхмәт Сөләймановка 95 яшь, ул Үзәк районында яши. Сәламәтлекләре буенча очрашуга барысы да килә алмады. Аларга истәлекле бүләкләр өйләренә барып тапшырылачак.

Шунысын да билгеләп үтәргә крәк, 2019 елның 27 гыйнварында Ленинградны фашист блокадасыннан тулысынча азат итүгә 75 ел тула.

Очрашу Камин залында чәй эчү белән тәмамланды.

Пәнҗешәмбе, 24 гыйнвар 2019, 15:18