2019 елның 7 февралендә «Этюд» балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе бинасында шахмат буенча ярышлар узачак. Ярышлар 15:00 сәгатьтә башлана (җыелу һәм теркәү 14.30 сәгатьтә).
Ярышларда «Яшүсмер» яшүсмерләр клубында шөгыльләнүчеләр, шәһәр мәктәпләренең 10 яшьтән 15 яшькә кадәрге Яшь армиячеләр отрядлары командалары катнашачак. Команда составында – өч катнашучы (кызлар, малайлар). Чара Россия Федерациясе Кораллы Көчләре ветераны, шагыйрь, шахматчы – Л. Н. Горбунов истәлегенә багышлана.
Призлы урыннарны алган командалар һәм катнашучылар дипломнар белән бүләкләнә.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Пәнҗешәмбе, 24 гыйнвар 2019, 15:20