Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

15 нче мәктәптә Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасары Флера Андреева, Шәһәр Советы депутатлары Виктор Поляков һәм Юрий Голубев катнашында Автозавод районының 29, 53 комплексы халкы белән чираттагы очрашу узды.

Автозавод районы башлыгы Раушан Усманова катнашучыларга 2018 елда башкарылган эшләр һәм 2019 елда хакимият җитәкчелеге алдында торган яңа бурычлар турында җентекләп сөйләде. 2018 елда район инфраструктурасында күп фатирлы йортларны төзү һәм ремонтлау өлкәсендә зур үзгәрешләр булды: тугыз яңа күпфатирлы йорт файдалануга тапшырылды, 31 торак йортка капиталь ремонт ясалды. Җиңүнең 40 еллыгы урамын реконструкцияләү киң колач белән башкарылды. Халык алдында шәһәр Советы депутаты Виктор Поляков чыгыш ясады. 2018 елда 53 комплекс халкыннан депутат кабул итү бүлмәсенә 52 мөрәҗәгать кергән, 40на урында ук аңлатма бирелгән, 11 мәсьәлә буенча шәһәр җитәкчеләренә, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгына депутат мөрәҗәгатьләре җибәрелгән.

Шәһәр башлыгы урынбасары Флера Андреева узган елда шәһәр үсешенә нәтиҗә ясады. Ул «Московский» һәм «Тулпар» территориаль иҗтимагый үзидарәләренә 29 комплекста грант акчасына балалар өчен уен элементларын урнаштыруда һәм конкурсларда актив катнашканнары өчен рәхмәт белдерде.

29 һәм 53 комплекста яшәүчеләр тарафыннан газ җиһазларын куллану куркынычсызлыгын тәэмин итү, территорияне төзекләндерү, 53 комплекс ягыннан «Рынок» тукталышында сәүдә мәйданчыгын төзекләндерү буенча сораулар бирелде. Шулай ук Раушан Усманова аналоглы телетапшыруларны туктатып тору һәм цифрлы телевидениегә күчү мәсьәләсе буенча җентекле аңлатмалар бирде.

Пәнҗешәмбе, 24 гыйнвар 2019, 15:20