Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

 Блокаданы кичергән Чаллы ветераны Петербургның «Аврора» басмасына үзенең хатирәләре белән уртаклашты. «Туганнарымның барысы да диярлек Ленинград блокадасында вафат булды. Беренче булып әбием, аннары ике туган абыем вафат булды. Бераздан әниемнең өлкән апасы хәбәрсез югалды. Эштән кайтышлый әнинең абыйсы егылып үлә». Чаллыда гомер итүче ветеран  Нина Старкованың Ленинград блокадасындагы авыр чоры турындагы истәлекләре шулай башланып китә. Сугыш башланганда ул нибары 10 яшендә була. 1941 елда ленинградлылар өйдә утсыз, сусыз, ягулыксыз утыра.

Сугыштан соң Нина Старкова Ленинградта шәфкать туташы булып эшли, хәрби диңгезчегә кияүгә чыга. Ире һәм балалары белән бергә Яр Чаллыга күчеп киләләр. Бүген Нина Антоновна сугыш турында фильмнар карамый, алардан соң моңсуланып калам, ди ул. 

Якшәмбе, 27 гыйнвар 2019, 12:13