Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

25 гыйнвар көнне «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында (Казан шәһәре) «Татарстан Республикасы Ел студенты – 2018» XIV студентлар премиясе җиңүчеләрен һәм лауреатларын бүләкләү тантанасы узачак. «Пирамида» сәхнәсенә бу көнне Татарстанның 100гә якын иң яхшы студенты күтәреләчәк, ә тамашачылар залында 1500дән артык кунак һәм җанатар җыелачак.

Шул исәптән республика премиясе финалының өч номинациясендә Чаллы студентлары да тәкъдим ителәчәк. Бу «Ел студентлар проекты» хәйрия проекты - «Дари добро» (Яр Чаллы дәүләт педагогия университеты), «Елның студентлар спорт клубы» - КФУның Яр Чаллы спорт клубы һәм «Елның иҗади коллективы» номинациясендә  -  «Сәйяр» (КФУның Яр Чаллы филиалы) коллективы.

Премия кысаларында Татарстан Республикасы югары уку йортлары студентлары һәм студентлар коллективлары 18 төрле номинациядә билгеләп үтеләчәк, аларның иң мөһиме, гадәттәгечә, «Татарстан Республикасы Ел студенты-2018 Гран-приы» булачак. Финалда барлыгы 63 кеше катнашачак, алар кыйммәтле бүләкләр һәм акчалата премияләргәия булачак.

Пәнҗешәмбе, 24 гыйнвар 2019, 16:48