Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Чаллыда шәһәр җитәкчелегенең халык белән ел саен үткәрелә торган очрашулары дәвам итә. Мондый җыелышларда Чаллы халкы үзләрен кызыксындырган сорауларны ачыктан-ачык бирә һәм нигезле җаваплар ала алалар. Чаралар график нигезендә шәһәрнең барлык өч районында да мәгариф һәм мәдәният учреждениеләрендә үткәрелә. 7нче  мәктәптә ЗЯБ бистәсенең 17 микрорайонында яшәүчеләр белән чираттагы очрашу, 13 нче мәктәптә 2 комплекс, 51нче мәктәптә 52 комплекс халкы белән очрашу булды.

7нче мәктәптә узган җыелышта муниципаль берәмлек башлыгы урынбасары Флера Андреева, шәһәр Советы депутаты Владимир Зубков, сәламәтлек саклау тармагы, Пенсия фонды җитәкчеләре, хезмәт күрсәтүче һәм идарәче оешмалар, прокуратура, полиция, социаль яклау, торак-коммуналь хуҗалык вәкилләре катнашты. Очрашуда катнашучылар 2018 елда шәһәрнең социаль-икътисадый үсеше нәтиҗәләре турында фильм карадылар.

Комсомол районы хакимияте башлыгы Александр Кислов халыкны узган елгы эшчәнлек нәтиҗәләре белән таныштырды. Әйтик, 2018 елда 46 йортта 265 млн сумлык ремонт эшләре башкарылган. Районда Торак фондын ремонтлауга программаны гамәлгә ашыру барышында барлыгы ике млрд сумнан артык акча җәлеп ителгән. Программа гамәлдә булган чорда районда 424 торак йорт ремонтланган, бу ике млн квадрат метр чамасы торакны тәшкил итә. 2019 елда 31 күпфатирлы йортны ремонтлау планлаштырыла. Идарәче компанияләр тарафыннан районның торак йортларында 12 тышкы һәм эчке пандус урнаштырылган. Йорт яны территорияләрен төзекләндерү кысаларында балалар мәйданчыкларында 49 уен элементларын, скверларда һәм паркларда 103 эскәмияләр урнаштырылган. 

Идарәче компания эшчәнлеге турында «Жилкомсервис» ҖЧҖ баш инженеры Илдар Исаев сөйләде. Ул билгеләп үткәнчә, компания үсеше өчен энергоменеджмент системасын һәм предприятие белән идарә итү сыйфат системасын гамәлгә кертү гаять зур роль уйнады. Энергия нәтиҗәлелеге бер ел эчендә 12,7 миллион сум тәшкил иткән. 17 комплекс территориясендә оператив хәл турында "Комсомольский" полиция бүлегенең участок вәкиле Роман Гнедушкин сөйләде.«Бәхетле» ТИҮ рәисләре Фәнүзә Грызлова һәм "Новый" территориаль иҗтимагый үзидарә рәисе Ольга Карлыгасова да үз эшчәнлекләре турында сөйләделәр.

Очрашуга йомгак ясап, муниципаль берәмлек башлыгы урынбасары Флера Андреева соңгы елларда шәһәрдә сыйфатлы үзгәрешләр булуын билгеләп үтте. Күп эшләр башкарылган инде, әмма алда әле бик күп бурычлар тора.

Үзәк районның 2 комплексы халкы белән очрашу Башкарма комитет җитәкчесе Ринат Абдуллин, Дәүләт Советы депутатлары Илдар Шамилов, шәһәр Советы Әбделхак Батюшов, Россия Эчке эшләр министрлыгының Чаллы шәһәре буенча идарәсе башлыгы Надир Закиров катнашында узды. 

Район хакимияте башлыгы Искәндәр Галимов Үзәк районы инфраструктурасы үсеше турында сөйләде. Үз чыгышында ул квартал эчендәге юлларны ремонтлауга зур игътибар бирелүен билгеләп үтте. 2, 4, 5, 6 комплексларда тротуарларны һәм парковка урыннарын киңәйтү, өстәмә яктырту белән төзекләндерү эшләре башкарылды. Бу эшләр быел да дәвам итәчәк. Шәһәр бюджеты хисабына "2/18" бизнес-үзәге тирәсендәге Энтузиастлар бульвары янындагы парковканың асфальт катламы ремонтланган. Хәсән Туфан проспекты буенча «Энтузиастлар бульвары» тукталышында җир асты кичүенә ремонт үткәрелде.

Дәүләт Советы депутаты Илдар Шамилов үзенең чыгышында Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты эше турында сөйләде. Ул хәбәр иткәнчә, Татарстан Республикасы парламентына 12 мең мөрәҗәгать килгән, шуларның 5%ы торак йортларда урнашкан кибетләрдә спиртлы продукция сату мәсьәләсенә кагыла. Шәһәр Советы депутаты Әбделхак Батюшов мәгариф, мәдәният, милли мәсьәләләр, яшьләр эшләре һәм спорт буенча Даими комиссиядәге эше турында хисап тотты. "2 комплекс» территориаль иҗтимагый үзидарәсе рәисе Анна Уракова 2018 елдагы эшчәнлек белән таныштырды.

Хезмәт күрсәтә торган территориядә оператив хәл турында үз чыгышында 1нче "Автозавод" полиция бүлеге башлыгы урынбасары, полиция майоры Марат Солтанов сөйләде.

Очрашу ахырында Башкарма комитет җитәкчесе Ринат Абдуллин билгеләп үткәнчә, 2019 елда капиталь ремонт программасына 1 млрд 293 млн сумлык 126 күпфатирлы йорт кертелгән, юл-урам челтәрен ремонтлау дәвам итәчәк.Тынычлык проспекты юлларына капиталь ремонт ясалачак. Спорт объектлары төзелә башлаячак - Көрәш сарае һәм нәфис гимнастика залы. Капиталь ремонт дәвам итәчәк: 10 балалар бакчасы, өч балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе, 67нче коррекция мәктәбендә. Очрашу тәмамланганнан соң, халыктан кергән сораулар алга таба хәл итү өчен беркетмәгә кертелде.

51нче  мәктәптә Автозавод районының 52 комплексы халкы белән очрашу узды. Очрашуда шәһәр прокуроры Дмитрий Ерпелев, шәһәр Советы депутаты Виктор Поляков катнашты. 

Анда Раушан Усманова 2018 елда хакимият эшчәнлеге һәм 2019 елга бурычлар турында җентекле доклад белән чыгыш ясады. 

Соңрак, башкарылган эшләр һәм 2019 елга билгеләнгән бурычлар турында шәһәр Советы депутаты Виктор Поляков чыгыш ясады. Узган ел 52 комплекста яшәүчеләрдән депутат кабул итү бүлмәсенә 52 мөрәҗәгать керде, 40ка аңлатмалар бирелде, 12 мөрәҗәгать эшкә алынды.

Раушан Усманова очрашуда катнашучыларга 2019 елга бурычлар турында сөйләде. 52 комплекс халкы шәһәр җитәкчелегенә алкоголь продукциясен законсыз сату, торак йортларны капиталь ремонтлау турында сораулар бирде.

Җомга, 25 гыйнвар 2019, 08:52