Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

2018 елда ваклап сату алкоголь базарының торышын бәяләү нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы шәһәрләре арасында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең «Күрсәткән ярдәмнәре өчен» медале белән Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев бүләкләнде. Казанда ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе коллегиясе утырышында эшкә йомгак ясалды.

Моннан тыш, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы алкоголь продукциясен кертүне контрольдә тоту бүлеге башлыгы Елена Солощенконы Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәт хаты белән бүләкләделәр. ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы башлыгы урынбасары Лилия Муллинага ТР Министрлар Кабинеты Рәхмәте белдерелде.

Җомга, 25 гыйнвар 2019, 10:14