Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Ленинград блокадасын азат итүгә 75 ел тулу уңаеннан “КАМАЗ” мәдәният сараенда “БлокАда” дигән әдәби-музыкаль композиция узды. Истәлекле датага багышланган тамаша ленинградлыларның әлеге фаҗигале вакыйгалар турында хатларына, газетаязмаларына, фоторәсемнәренә һәм хатирәләренә корылган. «КАМАЗ» мәдәният сарае хезмәткәрләре, “Чаллы-ТОП-13" шәһәр иҗади проектының XI сезонында катнашучылар Камалыштагы шәһәр халкы өчен 900 газап, батырлык һәм фидакарьлек көне турында сөйләделәр.

Залда блокадага багышланган шигырь һәм җырлар, шулай ук халык рухының какшамас символы булган Дмитрий Шостаковичның 7нче симфонияләре яңгырады.

Композиция бер минутлык тынлык белән тәмамланды. 

2019 елның 27 гыйнварында Ленинградны фашист блокадасыннан тулысынча азат итүгә 75 ел тула. Хәзерге вакытта Яр Чаллыда Ленинград блокадасын кичергән 13 ветеран яши. Истәлекле көн алдыннан шәһәр мэры Наил Мәһдиев " Ленинградны фашистлар блокадасыннан тулысынча азат итүгә 75 ел тулу уңаеннан” Бөек Ватан сугышы ветераннарына медальләр тапшырды.

Җомга, 25 гыйнвар 2019, 11:13