Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Сишәмбе, 23 декабрь 2025 / рус тат / обычная версия

Бу атнада Чаллыда авыл хуҗалыгы ярминкәләре берьюлы дүрт мәйданчыкта узачак. Габдулла Тукай яр буенда, Ипподром һәм “Южный” агросәнәгать паркы территориясеннән тыш, бу шимбәдә ярминкә "Энергетик” мәдәният сарае каршындагы мәйданда оештырылачак. Көндезге 12:00дән монда ит (сыер ите, сарык, каз, үрдәк, казылык һәм башкалар), йорт һәм завод җитештергән сөт продукциясе, бал һәм умартачылык продуктлары, «Азнакайда эшләнгән»бренды астында камыр ризыклары сатып алырга мөмкин булачак. Шәһәр халкының күпсанлы сораулары буенча авыл хуҗалыгы ярминкәләре үз эшен башлап җибәрде һәм шимбә көнне 8:00дән 15:00 сәгатькә кадәр узачак.

Җомга, 25 гыйнвар 2019, 12:00