Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Шәһәрнең 28 предприятиесендә түбән хезмәт хакы түләү сәбәпләре мэриядә узган киңәшмәдә ведомствоара комиссия тарафыннан каралды. Дүрт предприятие җитәкчеләре белән пенсия яшендәге гражданнарның хокуклары һәм ирекләре һәм аларны эш белән тәэмин итүне саклау турында әңгәмә үткәрелде.

Предприятие җитәкчеләренә хезмәт хакын минималь куллану бюджеты күләменә кадәр (2018 елның III квартылына 14 833 сум) күтәрергә тәкъдим ителде.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, Татарстан Республикасы территориясендә 2019 елның 1 гыйнварыннан бюджеттан тыш сектор оешмаларында минималь хезмәт хакы күләме 12 000 сум күләмендә билгеләнгән. Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль учреждениеләре хезмәткәрләре өчен 11280 сумнан да ким булмаган минималь хезмәт хакы түләү буенча билгеләнгән дәүләт гарантиясен тәэмин итү өлешендә, хезмәт законнарын бозуга юл куйган җитәкчеләр административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 5.27 маддәсе нигезендә административ җаваплылыкка тартыла.

Пенсия алды яшендәге гражданнарның хезмәт хокукларын тәэмин итү мәсьәләләре буенча белешмәлекне сез биредә карый аласыз.

Җомга, 25 гыйнвар 2019, 13:35