Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген Чаллыда Бөтендөнья татар конгрессының күчмә утырышы уза. Автокаланың 41 нче мәктәбендә Татарстан Республикасының шәһәр һәм районнарыннан дәүләт структуралары, иҗтимагый оешмалар вәкилләре, татар җәмәгатьчелеге җыелды. Утырышта Әгерҗе, Минзәлә, Мөслим, Сарман, Актаныш, Зәй, Тукай районнарыннан, Алабуга һәм Түбән Камадан килгән  делегатлар катнашты. Анда татар халкының үсеш стратегиясе эскизы тәкъдим ителде. Татар активлары белән мондый беренче очрашу Арчада башланып китте, аннары Бөгелмә белән Норлат шәһәрләрендә дәвам итте.

Татар халкының үсеш стратегиясе турында фикер алышуга багышланган дүртенче зона күчмә утырышының пленар өлешен Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев ачып җибәрде: “Иң зур эшебез - Татар халкының үсеш стратегиясен күрсәтү, аны халыкка җиткерү, бергәләп фикер алышу, тәкъдимнәрне җыеп, бергә кабул итеп аны тормышка ашыру. Үзебезнең зур тарихыбыз бар, без һәрвакыт өмет белән яшәдек, эшләп, бергә булып, тырышып. Татар халкына һәрвакытта да уңай шартлар тудырылды дип әйтеп булмый. Без бердәм булып, тырышып эшләгәнгә генә алга барабыз. 90 нчы еллар башында Советлар Союзы таркалганнан соң, яңа Россия күләмендә Татарстанда Бөтендөнья татар конгрессы оештырылды. Шушы еллардан башлап, без Бөтендөнья татар конгрессы эшчәнлеге аша барлык татарларны берләштереп, бердәм һәм дус булып алга бару буенча эшлибез. Шуңа күрә безнең Юллама вакытында да президентыбыз Рөстәм Нургали улы Миңнеханов 24 сентябрьдә Татар халкының стратегиясен кабул итүне Бөтендөнья татар конгрессына йөкләде. Үткәнебезгә, бүгенге һәм иртәгәге көнебезгә карап, аны халык белән бергә кабул итәргә кушты,” – дип билгеләп үтте ул үз чыгышында.  

Пленар өлештән соң фикер алыштылар. Аннары делегация вәкилләре, төркемнәргә бүленеп, Яр Чаллы шәһәренең татар милләте белән бәйле мәгариф оешмаларына юл алды.

Җомга, 25 гыйнвар 2019, 15:28