Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Ленинград блокадасын кичергән ветераннарга “Ленинградны фашистлар блокадасыннан тулысынча азат итүгә 75 ел тулу уңаеннан” истәлек билгеләре тапшырылды. Бүләкләр Камалышта калган Ленинградның сакчысы Әхмәт Рамазан улы Сөләйманов, Камалышта калган Ленинградта яшәүчеләр Нина Николаевна Колесниченко һәм Минзифа Гайфулла кызы Фәхриевага бирелде.

Ветераннарга шәһәр мэры Наил Мәһдиев исеменнән истәлекле билгеләрне Үзәк районы администрациясе башлыгы Искәндәр Галимов тапшырды: «Сезнең батырлыгыгыз ныклык, үз-үзеңне корбан итү үрнәге генә түгел, бәлки кеше рухының бөеклеге, бурычына һәм Ватанына тугры булу билгесе дә. Сезнең алда баш иябез!».

Әхмәт Рамазан улы Украина һәм Белоруссия фронтларында сугышкан һәм Ленинградны саклауда катнашкан. Чаллы егете беренче дәрәҗә Ватан сугышы ордены һәм "Ленинградны саклаган өчен"медале белән бүләкләнгән.

Хәзерге вакытта Яр Чаллыда Ленинград блокадасын кичергән 13 ветеран яши. Юбилей көне алдыннан шәһәр мэры Наил Мәһдиев Бөек Ватан сугышы ветераннарына истәлекле билгеләр тапшырды. Сәламәтлекләре начар булу сәбәпле, очрашуда барысы да катнаша алмады. Шуңа күрә ветераннарга истәлекле бүләкләрне өйләренә барып тапшырдылар.  Моннан тыш, ветераннар Шәһәр Советы депутатлары Марат Мөхәммәдиев һәм Илнур Исмәгыйлев, территориаль иҗтимагый үзидарә рәисләре Владимир Цоун, Людмила Маликова һәм Ольга Денисова исеменнән дә бүләкләр һәм котлаулар алдылар.

Җомга, 25 гыйнвар 2019, 13:42