Татьяна көнендә Яр Чаллы дәүләт педагогия университеты студентлары белән Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина очрашты. Очрашуда шулай ук ректор вазыйфаларын башкаручы Әлфинур Галиәкбәрова, "Сбербанк" ГАҖнең региональ директоры Айдар Шәрипов, Яр Чаллы шәһәре, Тукай һәм Комсомол районы хәрби комиссары Дамир Вәлиев катнашты.
Чара кысаларында Яр Чаллы дәүләт педагогия университеты студентлар хәрәкәте активистлары һәм лидерлары үзләренең казанышларын тәкъдир иттеләр һәм университет кунакларына сораулар бирделәр. Быел филология факультетының бишенче курс студенты Алинә Мәҗитова "Worldskills Russia 2018" яшь профессионаллар конкурсының II Милли этабында "Төп һәм урта мәктәптә укыту" компетенциясе буенча җиңүче булды. Югары уку йортының "Дари Добро" хәйрия проекты "Ел студенты" шәһәр этабы конкурсының «Ел студентлар проекты» номинациясендә җиңүче булды.
Очрашуда студентларның фәнни эшчәнлектә уңышлары да билгеләп үтелде.
Сәнгать һәм дизайн факультеты студентлары соңгы елларда төзелгән барлык мәктәпләр, балалар бакчалары, социаль өлкә объектларының Яр Чаллы дәүләт педагогия университеты студентлары катнашында рәсмиләштерелүе турында сөйләделәр. Бу-41, 39, 30 мәктәпләр, «Калейдоскоп», «Звездочка», «Мозайка» балалар бакчалары һәм башкалар.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Җомга, 25 гыйнвар 2019, 14:44