Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Автокалада Ленинградны фашист блокадасыннан тулысынча азат итүгә 75 ел тулу уңаеннан шәһәрнең барлык районнарында да төрле чаралар үткәрелә. 24 нче мәктәптә Ленинград блокадасында яшәүчеләр, бу чорның газапларын үз җилкәләрендә кичерүчеләр – Милютина Тамара Евгеньевна, Колесова Нина Ивановна һәм Гадалина Людмила Романовна белән очрашу булды. Актлар залында герой-шәһәрнең 900 көне турында видеофильм күрсәтелде, чара укучылар әзерләгән концерт программасы белән үрелеп барды. Кичә чәй өстәле артында тәмамланды.

"Блокадада калган Ленинградта яшәүче" билгесе белән бүләкләнгән ветераннарны, Лаптева Галина Михайловна һәм Старкова Нина Антоновнаны 33, 48 нче мәктәп һәм 61 нче гимназия тимурчылар отрядлары өйләренә барып котладылар. Ветераннар яшь буын белән сугыш турындагы хатирәләрен уртаклаштылар. Гимназия укучылары Нина Антоновна турында видеоролик әзерләгәннәр.

Ветераннарны котларга ветераннар советы рәисе Раиса Овчарова, Фаина Чижикова, Галина Кузнецова һәм Любовь Паньшина да кушылды. А.Пушкин исемендәге 78нче лицейда юбилей көне уңаеннан Хәтер линейкасы булып узды. Башлангыч мәктәп укучылары мәктәп тирәли марш атлады.

Җомга, 25 гыйнвар 2019, 17:11