Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Комсомол районының 56 нчы мәктәбендә чираттагы халык җыеннары узды. Анда шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Абдуллин, район администрациясе башлыгы Александр Кислов, шәһәр Советы депутатлары Фирдүсә Әюпова һәм Михаил Левашов катнашты.

Комсомол районы администрациясенең 2018 елдагы эшчәнлеге нәтиҗәләре һәм 2019 елга планнары белән Чаллы халкын хакимият башлыгы Александр Кислов таныштырды. Ул 2018 елда район хакимияте хезмәткәрләре тарафыннан “соры” хезмәт базарын легальләштерү буенча актив эш алып барылуын билгеләп үтте. 287 предприятие һәм шәхси эшмәкәр тикшерелде. Хезмәт законнарын 39 эш бирүче бозды. Санкцияләнмәгән сәүдә объектларын бетерү эше дәвам итте, 2018 елда 7 объект сүтелде һәм юк ителде. Бу эш халык һәм намуслы эшмәкәрләр ярдәме белән хокукый механизмнарны гамәлгә ашыру кысаларында дәвам итәчәк.  

Шулай ук ул районда алкоголь продукциясен сату очракларын ачыклауга аерым игътибар бирелүен билгеләп үтте. Дәүләт алкоголь инспекциясе вәкилләре белән берлектә 95 сәүдә һәм җәмәгать туклануы предприятиесендә алкогольле продукцияне сату кагыйдәләрен үтәү буенча 29 рейд тикшерүе үткәрелде. 7 юнәлеш буенча 34 хокук бозу ачыкланган. Ике төрле билгеләнештәге 101 берәмлек спиртлы сыеклык алынган.

2018 елдагы эшчәнлек нәтиҗәләре турында шәһәр Советы депутаты, шәхси эшмәкәр Михаил Левашов хисап тотты. Очрашуга йомгак ясап, Башкарма комитет җитәкчесе Ринат Абдуллин Комсомол районында 2019 елда М. Җәлил проспектына ремонт ясалачагын, урам утлары төзекләндереләчәген, 3 балалар бакчасы төзеләчәген, 2 мәктәп, 5 балалар бакчасы ремонтланачагын билгеләп үтте.

Микрорайоннарда яшәүчеләрнең тротуарларны төзекләндерү, квартал эчендәге юлларны ремонтлау, хуҗасыз этләр, алкоголь продукциясен законсыз сату кебек мәсьәләләре өйрәнү һәм алга таба эшләү өчен кабул ителде.

Шимбә, 26 гыйнвар 2019, 10:44