Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Сишәмбе, 23 декабрь 2025 / рус тат / обычная версия

Кичә, Россия студентлары көнендә Казанда "Ел студенты - 2018" XIV студентлар премиясе җиңүчеләрен һәм лауреатларын бүләкләү тантанасы узды. Премия финалистлары арасында чаллылылар да 3 номинациядә тәкъдим ителде.

"Ел иҗат коллективы" номинациясендә премия нәтиҗәләре буенча КФУның Чаллы институтыннан "Сәйяр" иҗат коллективы җиңү яулады. Иҗади программа кысаларында ансамбль "Пирамида" мәдәни-күңел ачу комплексында бәйрәм сәхнәсендә чыгыш ясады.

Моннан тыш, "Ел студентлар проекты" номинациясендә Яр Чаллы дәүләт педагогика университетының "Игелек бүләк ит" проекты һәм КФУның Яр Чаллы институты спорт клубы "Елның студентлар спорт клубы" номинациясендә лауреатлар булды.

Шимбә, 26 гыйнвар 2019, 13:12