Чаллы Сәүдә-сәнәгать палатасында Чаллы шәһәренең ССП Советының Автоград ассоциацияләре, комитетлары һәм башка бизнес-бергәлекләр җитәкчеләре белән киңәйтелгән утырышы узды. Очрашуда эшмәкәрләргә кагылышлы мөһим мәсьәләләр: үсешнең милли программалары, хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру һәм дәүләт чаралары хисабына финанслау турында фикер алыштылар.
Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Наталия Кропотова эшмәкәрләргә мөһим проблемаларны бергәләп хәл итү өчен шәһәрнең икътисадый үсеш программасын эшләүдә һәм фикер алышуда активрак катнашуны сорап мөрәҗәгать итте.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Шимбә, 26 гыйнвар 2019, 16:20