Бүген «Энергетик» мәдәният сараенда Азнакай якташлары очрашу кичәсе уза. 12:00дән мәдәният йорты каршындагы мәйданда авыл хуҗалыгы ярминкәсе башланды. Барлык теләүчеләр дә ит (сыер ите, сарык, каз, үрдәк, ысланган ит, казылылык һәм башкалар), йорт һәм завод җитештергән сөт продукциясе, бал һәм умартачылык продуктлары, камыр ризыклары сатып ала алдылар.
Концерт программасы башланыр алдыннан чаллылылар туган якны өйрәнү күргәзмәсендә катнаша алдылар, анда төрле экспозицияләр, милли кухня тәкъдим ителде. Кунаклар өчен театральләштерелгән программа һәм җырчылар чыгышы әзерләнгән иде.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Шимбә, 26 гыйнвар 2019, 17:00