Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

2018 елда шәһәрнең җирле үзидарә органнарында гражданнар тарафыннан язма рәвештә һәм шәхси кабул итүдә җибәрелгән 9 175 мөрәҗәгать карап тикшерелде. Бу хакта бүген "эшлекле дүшәмбе” барышында Башкарма комитет Аппараты җитәкчесе Гөлнар Әхмәтова сөйләде. 2017 елда мондый мөрәҗәгатьләр 11 839 иде. Аның сүзләренә караганда, гражданнарның язмача мөрәҗәгатьләренә үткәрелгән анализ 2018 елда торак-коммуналь хуҗалык һәм шәһәрне төзекләндерү, төзелеш, торак өлкәсе, мәгариф һәм мәктәпкәчә тәрбия бирү, җирдән файдалану, юл хуҗалыгы, социаль өлкә һәм башка мәсьәләләр шәһәр халкы өчен иң актуаль булып тора.

"2018 елда, гражданнарның мөрәҗәгатьләрен исәпкә алып, торак йортларны капиталь һәм агымдагы ремонтлау, юллар, җәяүлеләр юлларын төзү һәм ремонтлау, балалар һәм спорт мәйданчыкларын төзекләндерү, җиһазлау мәсьәләләрен хәл итү дәвам итте. Шәһәрдә уңайлы яшәү шартларын булдыру буенча планлы эш нәтиҗәсе булып, төзекләндерү мәсьәләләре буенча халык мөрәҗәгатьләренең 2 тапкырга кимүе күзәтелә”, - дип сөйләде Гөлнар Әхмәтова.

Әйтик, идарәче компанияләр тарафыннан 2018 елда 52 млн сумнан артык төзекләндерү эшләре башкарылган, шул исәптән 7565 кв. м мәйданда юлларны һәм тротуарларны ремонтлау да.

Төзелеш темасына мөрәҗәгатьләрнең күбесе проблемалы йортлар төзелешен тәмамлау мәсьәләләренә кагылды. Мәгариф һәм юл хуҗалыгы мәсьәләләре буенча мөрәҗәгатьләр саны кимеде.

Шәһәр пассажир транспорты эшен оештыру мәсьәләләре актуаль булып кала. Мөрәҗәгатьләрнең төп өлешен шәһәр халкының шәхси пассажир йөртүчеләрнең хезмәт күрсәтү сыйфаты, әхлаксызлыкка, машина йөртүчеләрнең йөрү өчен социаль карта алудан баш тартуларына карата тәкъдимнәре һәм шикаятьләре тәшкил итә,”, – дип өстәде спикер.

“Хакимият органнары адресына килгән һәр мөрәҗәгатьтә, кешеләр язмышы чагыла. Һәм бу мөрәҗәгатьләргә без адекват җавап табарга тиеш. Безнең бурыч-кешеләр мөрәҗәгать иткән барлык мәсьәләләрне дә хәл итәр өчен финанс мөмкинлекләре табу. Мин коллегаларыма мөрәҗәгать итәм, тагын бер кат әйтәм – бу муниципалитет эшенең иң мөһим бурычларыннан берсе. Без бу проблемаларны хәл итү өчен эшкә йөрибез. Кайдадыр алар уңышлы хәл ителә, кайдадыр бик үк уңышлы түгел”, - дип билгеләде шәһәр мэры Наил Мәһдиев, чыгышны шәрехләп.

Шәһәр башлыгы һәр мөрәҗәгатьне игътибар белән карарга кирәклегенә тагын бер кат басым ясады.

Әгәр өстәмә ресурслар кирәк икән, без аларны табабыз. Татарстан Республикасы Президентының ярдәмен һәм аңлавын тоябыз. Мәсәлән, шул ук Замелекесье яки 36, 37 комплексларда мәктәп төзү буенча. Бу безнең иң зур проблема булды: беренчедән, туучылар саны күп, икенчедән, урыннарда, мәктәпкәчә балалар учреждениеләрендә дә, мәктәпләрдә дә ихтыяҗ бар. Без 2015 елга кадәр 20 ел мәктәпләр төземәгән идек. Бу проблема чишелеш тапты”, – дип мисал китерде Наил Мәһдиев. 

Дүшәмбе, 28 гыйнвар 2019, 08:32