Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Шәһәр халкының муниципаль хакимият органнарына мөрәҗәгате буенча күп кенә мәсьәләләр шәһәрнең беренче җитәкчеләренең халык һәм хезмәт коллективлары белән традицион очрашуларында тикшерелә. 2018 елда шәһәр микрорайоннарында халык белән 80 һәм хезмәт коллективларында 138 очрашу узды, аларда 30 меңнән артык чаллылы катнашты. Очрашу барышында гражданнардан 769 сорау алынган.

Шулай ук җирле үзидарә органнарына гражданнар мөрәҗәгать итүнең кирәкле формасы булып шәхси кабул итү тора. 3 333 Чаллы кешесе нәкъ менә шушы формадан файдаландылар. Шәһәр мэры һәм Башкарма комитет җитәкчесе тарафыннан 325 шәһәрдәшебез кабул ителгән.

Хәзерге вакытта массакүләм мәгълүмат чараларында, шул исәптән социаль челтәрләрдә тәнкыйди кисәтүләрне карап тикшерүгә аерым игътибар бирелә. Башкарма комитет тарафыннан Чаллы халкыннан алынган шәһәр тормышының барлык мәсьәләләре буенча мөрәҗәгатьләренә көндәлек мониторинг үткәрелә.

2018 елда  “Вконтакте” социаль челтәрендә 1916 пост урнаштырылган, аларда муниципаль хакимият адресына гаризалар ясалган. Барлык мөрәҗәгатьләр дә вакытында карала, анализлана, кирәк булган очракта урынга чыгып китәләр. Эш йомгаклары буенча мәгълүмат оператив рәвештә социаль челтәрләрдә урнаштырыла.

Дүшәмбе, 28 гыйнвар 2019, 09:13